«Туган тел – изге тел»

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

И туган тел, и матур тел, әткәм әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Родной язык – святой язык, отца и матери язык!

Как ты прекрасен! Целый мир в твоем богатстве я постиг!

                                                                              Г.Тукай

Пәрәү балалар бакчасына йөрүче балалар өчен авыл китапханәсе китапханәчесе Роза Кәримова тәрбияче белән бергәләп “Туган тел – изге тел” чарасы үткәрделәр. Балалар кызыксынып китапханәченең телнең рухи хәзинә сандыгы булуы, гасырлар дәвамында кешеләрнең аңа үз байлыкларын өстәве турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар. Балаларга атаклы татар язучысы Габдулла Тукайның әсәрләре тәкъдим ителде, алар кызыксынып китаплар карадылар. Чара азагында “Түбәтәй” татар милли уены үткәрелде.     

Фото авторы Кәримова Роза Фатыйх кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International