Лаеш районында 6000 баш мөгезле эре терлеккә терлекчелек комплексы барлыкка киләчәк

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

23 февральдә Лаеш районының Кече Елга авылында «Кремонини групп» итальян компаниясе вәкилләре килде: «Оренбиф» ҖЧҖ директоры Марино Курра, «Агросакмара Башкирия» ҖЧҖ директоры Фабрицио Ванди, «Иналка»ның техник белгече Пьетро Нарделла. Аларны Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллин, «Просто молоко Агро» ҖЧҖ генераль директоры Гомәр Закиров.

Беренче эш итеп кунаклар Кече Елга авылындагы мәйданчыкны карадылар, нәкъ менә шунда яңа комплекс төзү планлаштырыла да инде.Аннан соң итальяннар «Просто молоко Агро» ҖЧҖ эшчәнлеге белән таныштылар, ул проектның партнеры буларак чыгыш ясый һәм аның базасында терлек симертү мәйданчыгы булдырылачак. Комплекс төзүнең бәясе 800 миллион сум тәшкил итә, терлек азыгы – 300 миллион сум, мөгезле эре терлек – 300 миллион сум. Башта кооператив өч хуҗалык – КФХ Сәетов И.Р., КФХ Зарипов Г.Б., Исхакова Р.Ш. нигезендә булдырылачак, әмма эш процессында аларның санын арттыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Агрофирма базасында булганнан соң кунаклар җирле мәдәният йортына үттеләр, анда Лаеш районының фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу булды. Әңгәмә барышында район башлыгы Михаил Афанасьев район администрациясе тарафыннан проект буенча барлык йөкләмәләрнең дә үтәләчәген ышандырды. Аның сүзләре буенча, монда уңайлы географик урын, янәшәдә Казан-Оренбург һәм М7 трассалары, Казан шәһәре дә якын урнашкан, ә Кече Елга авылының үзендә терлекчелек өчен кирәкле булган ветеринария пункты эшли. Нәҗип Хаҗипов бүген Татарстанда 1 миллион 30 мең мөгезле эре терлек асралуын билгеләде. Марино Курра итальяннар өчен әлеге проектның кызыклы булуын билгеләде, чөнки берничә елдан «Кремонини групп» сугым терлекләр санын 75 меңгә кадәр арттырырга планлаштыра. Моның өчен терлек симертү мәйданчыгы кирәк, ә Лаеш районы территориясе компания таләпләренә тулысынча туры килә.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International