Лаеш районында тавык гарәп телендә “Аллаһ” дигән язулы йомырка салган

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

“Бүген бездә могҗиза булды” дип хәбәр итә ТР Лаеш районы Татар Сараланы авылыннан Наилә Җиһаншина @nailiazigan. Бер тавык гарәп телендә “Аллаһ” дип язылган йомырка салган. Әлеге хуҗалыкта бу инде икенче очрак, беренчесе 10 ел элек булган. Ул чакта Наилә әле үзе гарәпчә укый белмәгән һәм белгечләргә мөрәҗәгать иткән. Һәм менә бүген иртән тагын бер могҗиза. Сүз уңаеннан хуҗалыкта 20 тавык бар.

Җиһаншина сөйләгәнчә, 10 февральдә ул төш күргән, анда аңа бер хатын ике атнадан аның белән нидер буласын әйткән. Бу нәкъ менә бүген, 24 февральдә булырга тиеш булган.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International