Лаешлылар киберспорт буенча турнирдан җиңү белән кайттылар

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Бүген Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселокта яшьләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган киберфутбол буенча турнир узды. Аны “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” оешмасының Саба җирле бүлеге оештырды. Чарада Лаеш шәһәре һәм Байлар Сабасыннан 8 кеше катнашты. Иң яшь катнашучыга 13 яшь, ә иң өлкәненә – 31. Командалар 2 төркемдә ярыштылар. Аларның 4есе турнирның плей-оффына чыкты. Ярыш йомгаклары буенча, Лаештан Рафаэль Әхмәров 3 урын алды, әлаешлы  Александр Портнов җиңүче булды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International