Лаеш каратэчыларының республика ярышларындагы уңышлары

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

25 февральдә Балтачта киокушин каратэ буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Анда Лаеш районы спортчылары да катнашты. Мәсәслән, Кәрим Осьминин 1 урын алды, ә Данил Ижбулатов һәм Арсений Гыйниятуллин 3 урынга лаек булдылар. 2017-2018 еллар дәвамындагы чыгышлар йомгаклары буенча Комлы Ковалиның “Дружба” спорт-ял үзәгенең ике тәрбияләнүчесенә барлык төр каратэ спорт төре буенча спорт разрядлары бирелде: Айнур Вахитов I яшьләр разряды, Рәзил Хәйретдинов - II яшьләр разряды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International