Бүген район Советының зур залында сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең йомгаклау медицина киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владисдав Виниченко катнашты. Тармакның 2017 ел өчен эше йомгаклары турында үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова сөйләде. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре эшчәнлегенә Татьяна Борһанова һәм Владислав Виниченко бәя бирде. Аннан соң алар медучреждениеләрнең яхшы эш күрсәткән хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владисдав Виниченко шулай ук район Советының кече залында гражданнар кабул итте.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте