Лаеш районында эш визиты белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан булып китте. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды. Владыка Лаеш шәһәренең София соборында илаһи литургия үткәрде һәм мәхәллә кешеләре белән аралашты. Аннан соң ул Столбище авылында Гурий, Герман һәм Казан Варфоносие чтркәвендә гыйбадәткә җитәкчелек итте.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте