“Тарихи хәтер” проекты кысаларында Сугышчан Дан музеенда “Язмыш юлыннан” чарасы, “Кызыклы кеше белән очрашу” циклыннан Лаеш шәһәрендә яшәүче Рожков Геннадий Алексеевич белән очрашу булды. Геннадий Алексеевич кызыклы һәм катлаулы тормыш юлы узган. Аңа 5 яшь чакта әтисен - Рожков Алексей Андреевичны “Халык дошманы” буларак атып үтерәләр, әнисе – Лаеш шәһәренең беренче пионервожатые Зеленова Александра Никифоровна иреннән баш тартмый, авыр юл үтәргә, эш эзләргә туры килә. Геннадий Алексеевич сүзләре буенча, ул документларын Казанның техник ВУЗләрына репрессияләнгән кеше улы булган дип кабул итмәгәнлектән, Мәскәүнең югары техник училищесына укырга керә. Укып бетергәч, ул тау сәнәгатендә хезмәт куя башлый. Ул шахтада файдаланылучы күп кенә уйлап табулар авторы. Хәзерге вакытта 3 шигырь җыентыгы бастырды. 10 сыйныф укучылары Геннадий Рожков башкаруында А.Толстойның «Русский характер» хикәясен бик теләп тыңладылар.