Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан...

2018 елның 6 марты, сишәмбе

«И полнятся любовью женщин души…» - Үзәк китапханәдә «Мастерица» клубы әгъзалары һәм шәһәребез кешеләре өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап яз бәйрәме уздырылды.

Чарада әлеге бәйрәмнең Борынгы Римнан башлап хәзерге көнгә кадәрге тарихы турында сөйләделәр. Бөек акыл ияләре, язучылар, шагыйрьләр Хатын-кызга үзләренең гимннарын мәңгелеккә калдырдылар!

“Каипы” авылыннан «Русские напевы» клубында катнашучылар кичәгә тылсымлы атмосфера бирде, алар үз талантлары белән хатын-кызларны шатландырдылар: рус халык җырлары башкардылар, юморескалар, шаяртулар булды. Хатын-кызлар адресына күп кенә рәхмәт, мәхәббәт сүзләре, котлаудар яңгырады. Аларга "Весенний серпантин» күңел ачу-уен программасы тәкъдим ителде. Чәй артында барысы бергәләп яраткан җырларын җырладылар, хатын-кыз серләре һәм хәйләләре белән уртаклаштылар. Март киче барысына да җылылык һәм күп уңай кичерешләр бүләк итте.    

Пусть  в  свете  дней  потухнут  все  печали,

Пусть  сбудутся  все  женские  мечты,

Желаем, чтоб  всегда  вы  освещали

Дорогу  жизни  светом  красоты!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International