Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев район башлыклары рейтингында алдынгы урында

2018 елның 6 марты, сишәмбе

«Бизнес-онлайн» Интернет-газетасы 2018 елда район башлыклары рейтингын бастырды. Анда Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев ТР муниципаль берәмлекләренең 45 җитәкчесе арасында 6 урынны алды.

Менә газета матеоиалында нәрсә сөйләнә:

“Лаеш районының 47 яшьлек башлыгы Михаил Афанасьев үзенең алтынчы урынында калды. Экспертлар Афанасьевның инвестицияләр җәлеп итүдә һәм эре проектларны тормышка ашырудагы зур активлыгын билгелиләр – Казан шәһәре янында яңа торак төзелә, сәнәгать мәйданчыклары булдырыла.

Район «баллы» —шәһәр яныныкы, монда татарстанның барлык диярлек VIP'лары диярлек яши, төрле эре һәм көчле төркемнәренең бизнес мәнфәгатьләре кисешә. Афанасьев үзен чын дипломат итеп күрсәтте, ул компромисслар эзли, шул ук вакытта район мәнфәгатьләрен кайгырта. Районда җитди коррупцион скандаллар да юк – кимендә алар турында киң җәмәгатьчелеккә билгеле түгел.

Миңнеханов үзе үк район турында шактый уңай фикердә. Аның фикере буенча, монда бизнесны уңышлы үстерү өчен барлык кирәкле шартлар да бар. ”Динамика бик уңай һәм безмоңа сезнең белән бергә шатланабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, рейтинг башында Казан мэры Илсур Метшин тора, аннан соң Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Саба районы мэры Рәис Миңнеханов.

Материалны www.business-gazeta.ru/article/374553 «Бизнес-онлайн» интернет-газетасыннан укыгыз

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International