18 мартта Россиядә ил Президентын сайлаулар була

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Бар җирдә сайлау алды чаралары бара, аларда без өйдән читтә була калсак, ничек тавыш бирә алуыбыз, Президент постына кемнәрнең үз кандидатураларын чыгаруын, аларның сайлау алды программаларын һәм башкалар турында мәгълүмат алабыз.

11 мартта “Лаешның интернат мәктәбе” ГБОУ тәрбияләнүчеләре өчен «Что такое выборы» интеллектуаль уены оештырылды, анда балалар РФның сайлау системасы белән таныштылар (тәрбиячеләр М.А.Антонова һәм С.А.Депутатова).

Әлеге чара тәрбияләнүчеләрдә актив тормыш позициясе, илебезнең иҗтимагый һәм сәяси тормышында катнашырга әзерлек формалаштыруга юнәлтелгән.

Уен процессында балалар актив булды, кызыклы сораулар бирделәр. Аларга космонавтларның һәм ерак Себердә яшәүчеләрнең ничек тавыш бирүен, хатын-кызның президент була алу-алмавын, президентны нинди срокка сайлауларын белү кызык иде.

“Без әле артык зур түгел. Әмма туганнан ук безнең үз хокукларыбыз бар. Хәзер сезнең бурыч – яхшы уку, белем алу, сәләтләрегезне үстерү, чөнки киләчәктә безнең бөек илебез Россия белән сезгә идарә итәргә”, - алып баручылар үз чараларын шундый сүзләр белән төгәлләделәр.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International