Урамда тамчылар тамган, юллардан гөрләвекләр аккан һәм тирә-якта барысы да яз сулышы белән җылытылган бу апрель көнендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Макаровка авылы китапханәсендә “Кошлар дөньясында” дигән экология дәресе үткәрелде. Китапханәче Портнова Валентина Федоровна балаларны әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Аннан соң дәрес кысаларында танып-белү викторинасы үткәрелде, анда балалар кошлар тормышыннан искиткеч фактлар белән таныштылар, «Что за птица?», «Угадай птичьи разговоры» кебек конкурсларда катнаштылар. Шулай ук бергәләп кошлар турында мәкальләрне искә төшерделәр һәм табышмакларга җаваплар таптылар. Дәрес файдалы һәм кызыклы булды.