Лаешта “Мин хәтерләгә чакырам!” дигән хәрби-патриотик шигырьләр, җырлар һәм биюләр фестивале узды
Лаеш шәһәренең район мәдәният йортынд Лаешта “Мин хәтерләгә чакырам!” дигән хәрби-патриотик шигырьләр, җырлар һәм биюләр фестиваленең гала-концерты узды. Анда район башлыгы урынбасары Татьяна Бурганова булды, ул фестивальне оештыручылар һәм катнашучыларга мөрәҗәгать итте: “Район мәдәният йортында әлеге искитмәле конкурсның гала-концертын уздыру матур традициягә әверелде. Катнашучыларның саны артуы да сөендерә. Быел конкурста барлык мәктәп һәм балалар бакчаларыннан 400 ләп кеше катнашты. Балалар белән хәрби-патриотик тәрбия буенча зур эш башкаруыгыз өчен зур рәхмәт”.
Гала-концертта 27 сәләтле бала катнашты, сәхнәдә олылар да чыгыш ясады. “Әлеге фестивальнең максаты – миллионлаган милләттәләребез вафат булган дәһшәтле сугыш турында өлкәннәр балаларга оныттырмасыннар иде. Барыбызга да совет хәрбиләренең батырлыклары турында онытмаска зарур, әлеге фаҗига башка кабатланмаска тиеш”, - диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Шәрипова.
Лаеш районы матбугат хезмәте