2018нче елның 1нче май аеннан алып  Россия Федерациясендә минималь  хезмәт  хакы  күләме турында

2018 елның 4 мае, җомга

2018нче елның  7нче мартында 41-ФЗ номерлы  «Федераль законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында  «Хезмәт хакы түләүнең минималь күләме» Федераль закон нигезендә 2018 елның 1нче май аеннан  Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 11 163 сум тәшкил итәчәк.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 129нчы, 133нче маддәләрендә каралганча, бер айга эш вакыты нормасын тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт бурычларын) тулысынча үтәгән  хезмәткәргә билгеләнгән айлык хезмәт хакының гомуми суммасы (өстәмә түләүләрне, өстәп түләүләрне, премияләрне һ.б. кертеп)  рәсми билгеләнгән минималь хезмәт хакы  күләменнән түбән була алмый.

         Хезмәткәрләре түләгән хезмәт хакы   рәсми билгеләнгән минималь хезмәт хакы  күләменнән түбән булган  очракларда,   эш бирүчеләрнең  административ җаваплылыкка тартылу чаралары:

РФ Хезмәт кодексы буенча хокук бозуның төре

Административ җаваплылык каралган – РФ КоАП

133нче маддә  «Минималь хезмәт хакы күләме билгеләнүе»

6 нчы бүлек  5.27 нче маддә  «Хезмәт хакы билгел әнгәндә,  хезмәт законы буенча каралган  күләменнән  кимрәк  булган очракларда»

- кисәтү,

- вазифаи затларга штраф  – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр ,

- шәхси эшмәкәрләгә  штраф күләме – 1 меңнән  5 мең сумга кадәр,

- юридик затларга -30 мең сумнан  50 мең сумга кадәр штраф.

хокук бозу очраклары кабатланганда:

 

7 нче бүлек  5.27 нче маддә  «Административ хокук бозулар  элек 5.27 нче маддәнең 6 нчы бүлеге буенча җәзага тартылган зат тарафыннан башкарылса»

- вазифаи затларга штраф  – 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр яисә 1 елдан  3 елга кадәр дисквалификация,

- шәхси эшмәкәрләгә  штраф күләме – 10 мең сумнан  30 мең сумга кадәр,

- юридик затларга -50 мең сумнан  100 мең сумга кадәр штраф.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International