Балаларны яклау көне белән!

2018 елның 1 июне, җомга

Бүген балаларны яклау көне уңаеннан Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтү алучы булган балалар һәм ата-аналар өчен социаль-анимацион чара үткәрделәр.

Балаларны күңелле клоуннар Клёпа һәм Ириска белән дәртле балалар музыкасы каршы алды.Балалар конкурслар и викториналарда актив катнаштылар. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә ярыштылар.

Барлык кунакларга сый тәкъдим ителде һәм, әлбәттә, беркем дә истәлекле бүләкләрсез китмәде.

Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International