Балаларны яклу көнендә Лаеш районының Атабай авылында кайтбординг буенча Россия кубогының “Татар дулкыны – 2018” дигән икенче этабын ачу булды.
Бөтен гаиләләре белән килгән ярышларда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, шулай ук Татарстанның җилкәнле спорт, виндсерфинг һәм кайтбординг Федерациясе Президенты Руслан Абдулнасыйров сәламләде.
-Спортчылар һава торышын сайлап алмый, алар үзләренә дистанцияне һәм көндәшләрен сайлый, - дип билгеләде ул. – Барыгызга да намуслы спорт көрәше һәм, әлбәттә инде уңай тәэсирләр телим!
Ярышларның баш судьясы Алексей Ражев һава температурасы +6 градустан түбән булганда ярышлар үткәрелмәгәнлеген аңлатса да Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан һәм Марий-Элдан килгән спортчылар моңа карап кына бер көнне югалтырга теләмәделәр. Берничә кайтбордингның фанат спортчысы салкын җилдә суга чыгарга җөрьәт итте.
Ярышлар тагын ике көн дәвам итеп 3 июньдә төгәлләнде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте