Лаеш районы спортчысы йөзү буенча ярышлар җиңүчесе булды

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

йөзү буенча Татарстан Республикасы Кубогы үтте. Ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәләдән һәм Актаныш, Лаеш районнарыннан 200 спортчы катнашты. Команда исәбендә безнең команда Минзәлә, Түбән Кама, Әлмәт, Казан шәһәрләре һәм башка командаларны артка калдырып алтынчы урын алды.

Бу гомуми нәтиҗәгә Живописцева Софья зур өлеш кертте. Ул ирекле стиль белән 800 һәм 1500 метрлы дистанцияләрдә 2 урын алып ике тапкыр призер булды.

Спортчыларны һәм тренер Рәис Садыйковны мондый күрсәткечләр һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда алынган зур практика белән котлыйбыз. Безнең командага киләчәктә уңышлар һәм җиңүләр телибез!

 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International