Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлекләрен карап чыкты

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Бүген Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлекләрен карап чыкты. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең  инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Хисаметдинов, “ТР Лаеш районы капиталь төзелеш идарәсе” МУП директоры Иван Шитов, Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Тимербаев, ҮРХ баш табибы Елена Коробова һәм район авыл җирлекләре башлыклары озатып йөрде. Михаил Афанасьев Лаешның сукыр һәм күз күреме начар булган балалар өчен интернат мәктәпкә капиталь ремонт ясау барышы белән танышты, аннан соң Егорьево авылына килде. Анда авылга килү юлы төзелә. Район башлыгы подряд оешмасы җитәкчесе белән аралашты һәм кирәкле күрсәтмәләр бирде.

Аннан соң Каипы авылын карадылар. Монда көрәш үзәге төзелгән. Аны сафка кертүнең төп мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Сокуры авылында да гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт ясала.  Михаил Афанасьев эшләр барышы белән танышты. Алга таба маршрут буенча Комлы Ковали авылы иде. Монда «Транснефть» ПАО ярдәме белән табиблык амбулаториясе төзелгән. Район башлыгы подряд оешмасы җитәкчесе белән объект буенча төп мәсьәләләрне тикшерде. Моннан соң ул Габишево авылының Северный микрорайонына килде, анда социаль ипотека программасы буенча ике күпкатлы йорт төзелә. Авылларны карау авыл мәдәният йортына һәм урта мәктәпкә капиталь ремонт ясалучы Атабай авылында төгәлләнде. Шуны әйтергә кирәк, бу турыда карар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан РФ Герое Марат Әхмәтшинга бюст ачу вакытында җирле халык мөрәҗәгатеннән соң кабул ителгән.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International