Табигать белән дәвалау

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Җәй җитте һәм Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәт алучыларына карата климатотерапия – табигатьтә дәвалауны куллану өчен иң яхшы вакыт. Су янында яки парк зонасында саф һавада йөрү сәламәтлек торышына бигрәк тә яхшы тәэсир ясый. Бу саф һава сулау, табигать белән хозурлану һәм безнең авыл паркына бару шансы. Мондый йөреп кайтулар инструктор булуны, махсус җиһазлар, финанс чыгымнарын таләп итми торган иң җиңел “тренировка”.

Галимнәр раслаганча, кешегә организмын “эш” халәтендә тоту өчен көн саен җәяү йөрү зарур. Моны бигрәк тә кардиологлар хуплый, моны алар йөрәк мускулларын ныгыту өчен җәяү йөрүнең файдасы белән бәйлиләр. Мондый “тренировкалар” теләсә кайсы яшь һәм комплекция өчен кулай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International