Район башлыгы Михаил Афанасьев эш визиты белән Франкфурт-на-Майнеда булды

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев эш визиты белән Франкфурт-на-Майнега (Германия) барды. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек иткән Татарстан делегациясе составында иде. Район башлыгы белән бергә Германиягә «Иннопарк-Рождествено» Ришат Вәлиев тә барды.

Татарстан делегациясе эш визитының төп максаты - ACHEMA-2018 (Ахема-2018) нефтехимик һәм химик җайланмалар, әйләнә-тирә мохитне саклау технологияләре һәм биотехнологияләре халыкара күргәзмә-конгрессында катнашу.

ACHEMA-2018 кысаларында катнашучылар нефтехимик, химик, азык-төлек һәм фармацевтика сәнәгате, шулай ук чиктәш тармаклар өчен җайланмалар, система чишелешләре, инновацион технологияләр, сервис хезмәтләре белән таныштылар.

Күргәзмә кысаларында Рөстәм Миңнеханов Германиянең эшләкле мохит вәкилләре белән очрашу үткәрде.

Татарстан делегациясе Германиягә эшлекле визит вакытында Industriepark Höchst (Хёхст) сәнәгать паркында булды.

«Иннопарк-Рождествено» әлеге компания эшләнмәләре нигезендә полимерлар һәм полимер материаллар җитештерә.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International