“Әни – эшмәкәр” белем бирү проекты

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Казанда эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча “Әни – эшмәкәр” федераль белем бирү проекты үтәчәк. Декрет ялындагы хатын-кызлар, балигъ булмаган балалар аналары, шулай ук мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы хатын-кызлар бизнес нигезенә бушлай укый алачаклар. Дәресләр Татарстан башкаласында 2018 елның 9 июленнән 13енә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт (Эшмәкәрләр йорты).

Уку эшлекле мохиткә күмелү, бизнес-планнар эшләү һәм ментор ярдәме белән биш көнлек тренинг формасында үтәчәк. Катнашучылар укый гына түгел, ә үз бизнесын ачу өчен грант та ота алалар.

Узган ел проект Россиянең 20 төбәгендә узган, быел ул 50дән артык төбәкне колачлаячак.

Катнашу өчен гаризаны 2018 елның 3 июленә кадәр http://mama-predprinimatel.ru сайтында бирергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International