Лаешлылар Хәтер һәм матәм көнендә сугышчыларны искә алдылар

2018 елның 22 июне, җомга

Бүген Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Хәтер һәм матәм көненә багышланган тантаналы митинг булды, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашканнарның тол хатыннары һәм шәһәр кешеләре җыелды. Сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, хәрби комиссар Александр Афанасьев, сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Рашат Булатов, Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллин чыгыш ясадылар. Бер минут тынлыктан соң алар Мәңгелек утка веноклар салдылар. Аннан соң район оешмалары вәкилләре, ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре, Лаеш шәһәре кешеләре чәчәкләр китерде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International