Лаеш районы Казан Сабантуенда үз утарын тәкъдим итте

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Казан шәһәрендә Каенлыкта (Березовая роща) татар халык бәйрәме Сабантуй булды. Монда Татарстанның муниципаль берәмлекләре, шул исәптән Лаеш районы да үз утарларын тәкъдим итте. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова каршы алды. Рөстәм Миңнеханов лаешлы җитештерүчеләре продукциясен һәм нәфис һөнәр осталары эшләнмәләрен карады, шулай ук безнең район гербы белән бизәлгән зур футбол бутсасы янында балалар белән фотога төште. Лаеш утарында Казан мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин футбол уйнадылар, ә вице-премьер – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов баянда уйнау буенча осталык сәгате күрсәтте. Үзәктә матур фонтан эшләп торды, анда коеп ясалган кораб “йөзеп йөрде”.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International