Район башлыгы Михаил Афанасьев район Советының XXII сессиясен үткәрде

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә Лаеш район Советының XXII сессиясенең дәвамы үтте.

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының 2017 ел өчен бюджеты үтәлеше белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Галиева таныштырды. Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында 2018-2020 елларда конкуренцияне үстерү программасы турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Тябин сөйләде. Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты турында кагыйдәләр белән район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Зарина Каюмова таныштырды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нияз Нуретдинов Татар Сараланы авыл җирлеге балансында торучы муниципаль милекне бушлай файдалану өчен “Лаеш үзәк район хастаханәсе” ГАУЗга тапшыру турында сөйләде.

Сессиядә күтәрелгән барлык темалар буенча район Советы депутатлары тарафыннан карарлар кабул ителде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International