Орелның каты көнкүреш калдыклары полигонындагы янгын тулысынча туктатылды

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, Орел авылы полигонында янгын чыгу турында хәбәр 23 июньдә булды, шунда ук гадәттән тыш хәл урынына махсус техника һәм янгын сүндерүчеләр җәлеп ителде, анда штаб оештырылды, аның белән шәхсән район башлыгы Михаил Афанасьев РФ МЧС ГУның ТР буенча янгын сүндерүне оештыру һәм авария-коткару эшләрен үткәрү идарәсе начальнигы, эчке хезмәт полковнигы Константин Чанышев белән бергә җитәкчелек итте. Янгынны сүндерү процессында 30га якын техника, шул исәптән МЧС вертолетлары, шулай ук 70 кеше катнашты. Бүгенге көнгә полигондагы янгын тулысынча сүндерелде. Барыгызга да эшегез өчен зур рәхмәт белдерәбез!

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International