Лаеш районында “Татарстанда кыр көннәре-2018” күргәзмәсе эшли башлады

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш районы Олы Кабан авыл җирлеге территориясендә урнашкан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә басуларында “Татарстанда кыр көннәре-2018” агротехник күргәзмәсе ачылды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аны Премьер-министр упынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар озатып йөрде. Дәрәҗәле кунаклар экспозицияне, катнашучылар стендларын карадылар һәм республика белән Россия төбәкләренең агросәнәгать комплексы яңалыклары белән таныштылар. Рөстәм Миңнеханов шулай ук күргәзмәдә үз продукцияләрен тәкъдим иткән Лаеш районы аграрийлары белән аралашты.

Шуны билгеләргә кирәк, чарада Россиянең 21 төбәгеннән, шулай ук Беларусь һәм Венгриядән 152 компания катнаша.

“Күргәзмәдә үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә иң заманча технологик чишелешләр тәкъдим ителгән. Монда һәркем күп файдалы күрсәтмә мәгълүмат алыр дип ышанам. Мондый эш формасы бик файдалы”, - диде Татарстан Президенты.

Чарада катнашучыларны «Росагролизинг»ның генераль директоры Валерий Назаров та сәламләде. Ул үзенең Татарстанның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең һөнәри бәйрәмендә катнашуына шат булуын билгеләде.

«Росагролизинг» Татарстанның стратегик партнеры булып тора. Узган елның 5 маенда без Рөстәм Миңнеханов белән килешүгә кул куйдык һәм шуны раслый алабыз: безнең уртак эшебез вакытында 3,5 мең берәмлек техника, 77 мең нәселле терлек китердек һәм республикада 270 мең терлек урыны булдырдык. Бу мөнәсәбәтләр кимемәс, киресенчә артыр дип ышанам”, - диде Валерий Назаров. 

Күргәзмә берничә бүлектән тора: “Үсемлекчелек”, “АПКны инженер-техник тәэмин итү”, “Терлекчелек”, «Мелиорация», “Хуҗалык итүнең кече формалары”.

“Татарстанда кыр көннәре-2018” 29 июньгә кадәр дәвам итәчәк

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International