Кадерле дуслар! Сезне 30 июнь көнне бергәләп Яшьләр көнен билгеләп үтү өчен Лаеш шәһәренең “Кама диңгезе” пляжына чакырабыз.
Бәйрәм программасында түбәндәгеләр бар: балалар мәйданчыгы эше, пляж волейболы буенча ярышлар, Лаеш шәһәре буйлап туристик квест, кичке дискотека.
Чара 11.00 дә башлана.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте