Лаешка социаль яклау, опека һәм попечительлек өлкәсе белгечләре педконференциягә килде

2018 елның 29 июне, җомга

29 июньдә Лаеш техник-икътисад техникумы базасында мәгариф хезмәткәрләренең «Основные приоритеты государственной политики в сфере защиты прав детей, оставшихся без попечения родителей» темасына республика конференциясенең опека һәм попечительлек, социаль яклау өлкәсендә эшләүче белгечләрнең секция утырышы булды. Аның эшендә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова @o.i.pavlova, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима @sulimalarisa, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина @guzeludachina, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм башкалар катнашты.

Техникумның актлар залында бар Татарстаннан социаль яклау, опека һәм попечительлек өлкәсе җитәкчеләре җыелды. Утырыш башланыр алдыннан кунаклар республика районнары социаль учреждениеләренең күргәзмә экспозициясен карадылар.

Михаил Афанасьев һәм Татьяна Ларионова утырышта катнашучыларны сәламләделәр һәм аларга уңышлы эш теләделәр. Төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима чыгыш ясады. Республиканың төрле районнарыннан әлеге өлкә белгечләре дә сүз алды. Чара азагында ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова чыгыш ясады. Аннан соң социаль яклау, опека һәм попечительлек өлкәсенең иң яхшы белгечләрен бүләкләү булды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International