14 июльдә «Державин укулары» Бөтенроссия шигърият фестивале булачак. Ул бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державин тууның 275 еллыгына багышланган.
Фестиваль 14 июльдә 10 сәгатьтә Казанның Лядской бакчасында Державин һәйкәленә тантаналы төстә чәчәк салу белән башлана.
Чарада Татарстанның җитәкчеләре, ТР язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьләр, укытучылар, фестиваль кунаклары һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек катнаша. “Ирекле микрофон”нан һәркем бер шигырь укый алачак - Державин әсәрен яки үзенекен.
Хәзерге шагыйрьләр һәм язучылардан чарада Алексей Остудин, Ренат Харис, Денис Осокин, Лилия Газизова, Айрат Бик-Булатов, Илдар Әбүзәров, Борис Вайнер, Наилә Ахунова, Нури Бурнаш (Искәндәр Абдуллин), Лада Аюдаг һәм башкалар булачак.
Фестивальдә сәхнә осталары - Михаил Меркушин, Нина Калаганова, Дмитрий Язов, Гүзәл Шакирҗанова, Ригина Вәлиева, Дмитрий Босов, «Каравон» һәм «Русская душа” ансамбльләре, Ольга Шатрова, «Импульс-данс» балалар бию коллективы чыгыш ясаячак.
Татарстан җитәкчеләре бергә чарада Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та булачак.
13 сәгатьтә бәйрәм Лаеш шәһәһрендә Державин мәйданында дәвам итәчәк. Монда әдәбият һәм юриспруденция өлкәләренең ике иң яхшы вәкиленә Г.Р.Державин исемендәге премия тапшырыла.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте