Бөтенроссия конкурсында җиңү

2018 елның 13 июле, җомга

Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Вопросы соблюдения трудового законодательства. Итоги работы за 1 полугодие 2018 года» коллегиясе булды. Аның барышында “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” исеменә Бөтенроссия конкурсы призерларын хөрмәтләделәр.

Бүләкләү тантанасына Лаеш муниципаль районы “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Кече Елга авыл җирлеге буенча социаль хезмәткәре Шакирҗанова Вәсилә Надир кызы да чакырылган иде. Ул “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы социаль хезмәткәре” номинациясендә мактаулы икенче урын алды.

Социаль өлкәдә Вәсилә Надировна 27 ел хезмәт куя, хезмәт эшчәнлегендәге уңышлары өчен 2016 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре” исеме бирелгән, 2001 елда “Мактаулы хезмәткәр” дигән күкрәккә тага торган билге тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International