Атабай авылында мәдәният йортына капиталЬремонт ясау буенча төп эш тәмамланган, территорияне төзекләндерү һәм вак-төяк эчке бизәү эшләре бара. Клуб 1984 елда төзелгән, аның мәйданы 1400 кв.м. тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, мәдәният йортын капиталь ремонтлау турында карар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Атабай авылына Россия Герое Әхмәтшин Марат һәйкәлен һәм аның хөрмәтенә парк ачу вакытында, 2017 елның 21 сентябрендә кабул ителде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте