Лаеш үзәк район хастаханәсе электрон төстә эшкә сәләтсезлек кәгазьләрен бирү буенча Татарстанда лидер булды

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Россиянең 85 төбәге арасында электрон больничныйлар бирү  буенча 4 урынны алып тора. Республикада барлыгы 90 меңнән артык бит бирелгән. ТР буенча лидер – Лаешның үзәк район хастаханәсе. 2018 елның беренче ярты еллыгы йомгаклары буенча монда 5330 больничный биргәннәр, аларның 3455е электрон битләр. Бу бирелгәннәрнең гомуми санының 65 %ын тәшкил итә. Төрле сәбәпләр белән электрон больничныйларның 7,8 %ы – 272 бит аннулировать ителгән. Ә 1955 ЭЛН инде түләнгән, бу 60 % тәшкил итә.

Авылларда яшәүчеләр электрон документның өстенлекләрен күптән бәяләделәр инде. Кайчак әлеге битләрне тутырганда хата китә, кәгазьдәге вариатта аны төзәтү өчен кешеләргә район үзәгенә (мәсәлән, үзәк район хастаханәсенә) барырга, вакытларын һәм юлга акча сарыф итәргә кирәк була. Ә электрон биттәге хаталарны төзәтү өчен бары тик шалтыратырга гына кирәк. Моны пациент үзе дә, аның эш бирүчесе (бухгалтер) дә эшли ала.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International