Квартирлар буенча йөрү

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

2018 елның 1 июнендә «Об адресной социальной поддержке населения в Республике Татарстан» турындагы Татарстан Республикасы Законына кертелгән үзгәрешләргә ярашлы төстә, җитмеш яшькә җиткән һәм өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче эшләмәүче торак бина ияләренә, шулай ук пенсия яшендәге (ир-атлар – 60 яшь, хатын-кызлар – 55 яшь) эшләмәүче гражданнардан гына торган гаилә составында яшәүче җитмеш яшькә җиткән һәм өлкәнрәк яшьтәге торак бина ияләренә күпквартирлы йортта гомуми милеккә капиталь ремонтка взносларны түләү өчен чыгымнарга компенсация бирелә.

Моңа бәйле төстә, Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәткәрләр белән берлектә гаризалар кабул итү һәм күпквартирлы йортта гомуми милеккә капиталь ремонтка взносларны түләү өчен чыгымнарга компенсация бирүгә документлар җыю буенча гражданнарның өйләренә йөриләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International