Лаеш районына эш визиты белән Ташкент өлкәсе авыл һәм су хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ботир Алимбеков җитәкчелегендә Үзбәкстан делегациясе килде. Аларны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов озатып йөрде.
Кунаклар берничә көн дәвамында Татарстанның аграр өлкәсенең алдынгы предприятиеләре белән танышалар. Аерым алганда, Лаеш районында делегацияне «Биосфера-фиш» балык үрчетү комплексы кызыксындырды. Монда делегацияне район башлыгы Михаил Афанасьев, проект инвесторы - «Мегастрой» компаниясе президенты Владимир Малыгин һәм башкалар каршы алды.
Кунаклар әлеге проектны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән таныштылар, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев белән, инвестор Владимир Малыгин һәм «Биосфера-фиш» ЧҖҖ генераль директоры Игорь Абдрахманов белән аралаштылар. Ботир Алимбеков сүзләре буенча, Үзбәкстанда аграр берләшмә балык җитештерү белән кызыксына, чөнки халык арасында әлеге продукциягә сорау көннән-көн арта. “Комплексның масштаблары тәэсирләндерә, без сездән кайбер нәрсәләргә өйрәнергә теләр идек, әмма безнең үзебезнең дә эш тәҗрибәсе бар, без аның белән уртаклаша алыр идек. Нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәбез. Сезне дә Үзбәкстанга кунакка чакырабыз”, - дип өстәде ул.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте