Лаеш районы делегациясе шефлыкка алынган хәрби частьта Милли кухня көне оештырды

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Лаеш районы делегациясе Самара өлкәсе Мирный поселогындагы шефлыкка алынган #34244  76 хәрби частенда булды. Монда бу язда чакырылган 13 лаешлы егет тантаналы төстә хәрби ант кабул итте. Тантанага солдатларның әти-әниләре һәм туганнары килде, егетләр хезмәткә җибәрелгәннән соң беренче тапкыр якыннарын күрделәр.

Ата-аналар исеменнән якташларга котлау сүзе белән Лаеш районы мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәрипова мөрәҗәгать итте, аның улы Булат та әлеге хәрби частьта хезмәт итә. Ул егетләргә район башлыгы Михаил Афанасьевтан сәламләү сүзләре тапшырды. Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев шуны өстәде: туган җир үзенең улларын көтә һәм аларның уңышлы хезмәт итүенә ышаныч белдерде. Җавап сүзендә яңа чакырылган Александр Автономов лаешлы солдатларның үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтәчәгенә һәм Ватанга лаеклы төстә хезмәт итәчәгенә ышандырды. Үз чиратында хәрби часть җитәкчелеге яңа килгәннәрдән бик яхшы Ватан сакчылары тәрбияләячәкләрен һәм аларның өйләренә исән-сау кайтачакларын белдерде.

Частьта хезмәт итүчеләр өчен Милли кухня көне оештырылды, анда аш-су осталары гадәти татар ашларын тәкъдим иттеләр. Сыйларны солдатлар үзләренең хәрби ант кабул итү тантанасына килгән туганнары белән авыз иттеләр.

Аннан соң барысын да Лаеш районы артистлары әзерләгән матур концерт көтә иде.

Хәзерге вакытта әлеге хәрби частьта Лаеш районыннан 26 солдат хезмәт итә. Район җитәкчелеге даими төстә якташ солдатларга ярдәм күрсәтә һәм хәрби часть командирлары белән тыгыз элемтәдә тора.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International