Мәхмүт Гәрәев исемендәге Габишево мәктәбе директоры, генералны 95 яшьлек юбилее белән шәхсән котларга Мәскәүгә китте

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Мәхмүт Гәрәев исемендәге Габишево мәктәбе директоры Марта Бадамшина һәм Габишево авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Зөфәр Шәйхетдинов легендар совет һәм россия хәрби начальнигын, отставкадагы армия генералы Мәхмүт Гәрәевны 95 яшьлек юбилее белән шәхсән котладылар. Моның өчен алар Мәскәүгә, Россия кораллы көчләренең Генераль штабына махсус килделәр. 

Марта Бадамшина һәм Зөфәр Шәйхетдинов Марат Әхмәт улына Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевтанкотлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алар юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек, бәхет һәм яхшы кәеф теләделәр.

Үз чиратында, генерал «Генерал армии Махмут Гареев. Служу Отчизне!» китабына имза салып, аны шәхсән район башлыгы Михаил Афанасьевка тапшырырга кушты. Шулай ук Мәхмүт Гәрәев үз исемен йөртүче Габишево мәктәбе укучыларына, Лаеш районы һәм Татарстан Республикасында яшәүче бар кешегә кайнар сәлам тапшырды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International