Урта Девятово мәктәбендә капремонт төгәлләнде

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Урта Девятовоның урта мәктәбендә һәм «Пчелка» балалар бакчасында капиталь ремонт 90%ка тәмамланды. Төзелеш эшләре агымдагы елның февралендә башланган иде, сафка кертү август ахырына планлаштырыла. Урта Девятово авылы балалары һәм якындагы авылларда яшәүчеләр 1 сентябрьдән иң заманча һәм уңайлы шартларда тәрбияләнәчәк һәм укыячак. Белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясауның республика программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. Быел ул Лаеш районының 8 учреждениесенә кагылачак.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International