26 июльдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее рәисе Колесников Николай Васильевич һәм килүне оештыручы, сукырлар өчен китапханәнең Казан филиалы мөдире Ф.Р.Мөбарәкшина җитәкчелегендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан шәһәре җирле бүлегеннән кунакларны каршылады.
Кунаклар өчен музей хезмәткәрләре музей буйлап экскурсия оештырдылар: Лаеш ягының һәм шәһәрнең бай тарихы, бөек шагыйрь Г.Р.Державин тормышы һәм иҗаты, районның һәм шәһәрнең икътисади үсеше һәм киләчәктәге перспективалары белән таныштырдылар. Очрашу чәй эчү һәм музейдан истәлекле бүләк тапшыру белән тәмамланды.