Бүген Лаеш муниципаль районы “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гыйльфанова Милананы туган көне белән котладылар, аның гаиләсе социаль хезмәт күрсәтүдә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияли.
Кызчыкка нык сәламәтлек һәм тиз арада терелүен теләп истәлекле бүләкләр тапшырылды.