Никольский авылының “Рус утары” территориясендә “Русьның чукындырылу көне”нә багышланган чара үтте. Иртән дин тотучылар авыл храмына изге князь Владимирга гыйбадәт кылырга җыелдылар. Аны чиркәү башлыгы Ярослав атакай үткәрде. Гыйбадәт тәмамланганнан соң ул бар җыелган кешегә Ходайга һәм бер-береңә хөрмәттә, Евангелиеда язылган изге законнар буенча яшәүләрен теләде. Аны безнең җиргә князь Владимир алып килгән. Литургиядән соң Никольский мәдәният йорты хезмәткәрләре мәхәллә белән бергә концерт күрсәттеләр, ә бәйрәм азагында чәй эчү һәм чаң чыңы булды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте