Бәйрәмне «ОТР» телеканалының төшерү төркеме «Моя деревенька» проекты өчен төшерде.
Авыл көне торак пунктка керү урынында башланды, анда милли татар киемнәре кигән кызлар һәм егетләр кунакларны ипи-тоз белән каршыладылар. Аннан соң телеканал журналистлары Фирдәүс Җиһаншина йортына юнәлделәр, анда хуҗабикә гадәти авыл мичендә коймак пешерү буенча осталык сәгате үткәрде. Бу вакытта йорт янына авыл кешеләре җыелды, алар баянда уйнадылар, җырладылар һәм биеделәр.
Аннан соң авыл мәдәният йорты янында төп бәйрәм башланды, анда үзешчән сәнгать артистлары матур концерт күрсәттеләр. Шунда ук балалар Сабантуе да булды. Анда барысы да бүләкләр алды.
Авыл бәйрәме Кама янында учак яктысында утыру белән төгәлләнде. Имәнкискәлеләр биеделәр, җырладылар һәм учак аша сикерделәр.
«Моя деревенька» проекты «ОТР» телеканалы тамашачыларына Россия авыллары тормышы һәм анда яшәүчеләрнең гореф-гадәтләре турында сөйли. Имәнкискә – әлеге проект өчен фильм төшерелгән Татарстандагы беренче авыл.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте