Ветеринарлар балалар конкурсына йомгак ясадылар

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Лаеш районы мәктәп укучылары арасында үткәрелгән “Мин – булачак ветеринария табибы” конкурсына йомгак ясалды. Ул ТР Министрлар Кабинетының төп ветеринария идарәсе тарафыннан игълан ителгән, аны «Лаишевское РГВО» ДБУ администрациясе ветеринария табибы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм әлеге өлкәгә яшьләрне җәлеп итү максатыннан оештырган. Конкурс өч номинациядә үткәрелде: «Фотография», «Рәсем», «Инша». 

Бүләкләү тантанасы начальник Олег Портнов катнашында район дәүләт ветеринария берләшмәсе бинасында үтте. Лаеклы призларын тапшыру алдыннан балалар өчен лаборатория һәм ветстанция биналарында таныштыру экскурсиясе үткәрделәр.

Ә конкурс нәтиҗәләре мондый:

 «Фотография» номинациясендә:

1 урын - Хисмәтова Әминә, Сокуры;

2 урын - Гайнуллин Васил, Сокуры;

3 урын - Сибгатова Ризалә, Кече Елга.

«Рисунок» номинациясендә: 

1 урын - Шаяхмәтова Азизә, Сокуры;

2 урын - Миргазова Замира, Кече Елга;

3 урын - Агафонов Артём, Сокуры.

«Инша» номинациясендә: 

1 урын - Гыймаева Ләйсән, Столбище;

2 урын - Бухарова Әминә, Столбище.

Бу номинациядә башка катнашучылар булмаганлыктан, призны үз эшен иң беренче булып җибәргән иң кечкенә катнашучыга Лаеш шәһәреннән Вәлиева Алинәгә тапшырырга карар иттеләр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International