Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Лаеш муниципаль районының “Липки” балалар сәламәтләндерү-белем бирү лагеренда балаигъ булмаганнар өчен «Правовой Брейн-ринг» һәм футбол буенча мини-чемпионат үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты – үсмерләрдә хокукый культура һәм шәхеснең гражданлык-патриотик сыйфатлары тәрбияләү, балигъ булмаганнарның интеллектуаль потенциалын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, аларның сәламәтлеген ныгыту.
Үсмерләр чараларда актив катнаштылар, үзләренең белемнәрен, күнекмәләрен, тизлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтә алдылар.