Лаеш районы хуҗалыкларында урып-җыю дәвам итә. Татарстанда бөртекле культуралар 133,5 мең гектардан җыеп алынган яки 9 процент мәйданда. Ашлыкның гомуми күләме 404,4 мең тонна тәшкил итә.
Лаеш районында гомуми мәйданы 22 513 га мәйданның 3260 гектары яки 14%ы суктырылган. Ашлыкның гомуми күләме – 9043 тонна, уртача уңдырышлылыгы – 27,7 ц/га.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте