Балалар иминлеге – әти-әниләр бурычы

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре эссе җәй чорында һәм озакка сузылган коену сезонында социаль участокта эшләү кысаларында ведомствоара исәптә торучы гаиләләр һәм социаль хезмәтләр алучылар белән «О безопасности детей на воде», «О безопасности детей на природе летом», «О правилах пожарной безопасности» темаларына аңлату әңгәмәләре үткәрделәр. Аның максаты – ата-аналарда җәйге чорда иминлекнең төп кагыйдәләре белемнәре һәм үз балаң өчен җаваплылык хисе формалаштыру. Һәр ата-ана балалар иминлегенең  әти-әниләр бурычы булуын аңлады. Ахырда һәр ата-анага белешмәлекләр һәм җәйге чорда балалар иминлегенең гомуми кагыйдәләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International