Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплеслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре эшләрендә инновацион технологияләр кулланудан һәм үз карамакларындагылар өчен акцияләр үткәрүдән туктамыйлар.
Шушы көннәрдә актив кешеләр инициативасы белән бакчада хезмәт терапиясе үткәрелде. Алар чия җыярга бик теләп чыктылар. Әлбәттә төп эшчеләр сыйфатында түгел, ә ярдәмчеләр ролендә. Бакча участоклары булган өлкән кешеләргә бакчада эшләү рәхәт кенә. Олы яшьтәге кешеләр белән эштә хезмәт терапиясенең максаты – депрессияләрдән, нервыланудан арындыру, организмның югалган функцияләрен торгызу.
Чия җыйганнан соң социаль хезмәткәрләр үз карамакларындагылар белән әлеге җимешнең файдалы сыйфатлары турында әңгәмә үткәрделәр.