Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына бер кулланучы шалтыратты. “Кредитка телефон сатып алганда кибет сатучысы-консультант, миннән ризалык сорап тормастан, әле тагын өч акссесуарны өстәп куйган. Моны мин сату-алу килешүе имзалангач кына күреп алдым. Нәрсә эшләргә икән инде хәзер?” – дип аптырады ул.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 10 статьясы нигезендә, җитештерүче (эш башкаручы, сатучы), кирәклесен дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге бирү өчен, кулланучыга товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында кирәкле мәгълүматларны үзвакытында бирергә тиеш.
Законның 16 статьясында, бериш товарларны (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алганда, башка товарларны (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) мәҗбүри сатып алу шартын кую тыела, диелгән. Товарларны (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) ихтыярый сатып алуга хокукын санга сукмау аркасында кулланучыга китерелгән зыян сатып алучы (эш башкаручы) тарафыннан тулы күләмендә түләтелә.
Товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында мәгълүматларның мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләрне үз эченә алуы шарт: товарларның (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сумнардагы бәясе һәм сатып алу шартлары, шул исәптән кулланучыга тапшырганнан соң (эш башкарылгач, хезмәт күрсәтелгәч) берникадәр вакыт узгач товарларга (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) түләгәндә, кулланучы түләргә тиешле тулы сумма һәм бу сумманы түләү графигы; шул ук вакытта Законның 12 статьясы нигезендә килешү төзегәндә кулланучыга товар (эш, хезмәт күрсәтү) турында мәгълүмат кичекмәстән бирелмәгәндә, ул сатучыдан (эш башкаручы) килешү төзүдән нигезсез читләшү аркасында китерелгән зыянны каплауны, ә килешү төзелгән очракта – акылга сыешлы срокта килешүне үтәүдән баш тартып, товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны һәм башка зыяннарны каплауны таләп итүгә хокуклы.
Законның 12 статьясындагы 1 пунктта күздә тотылган акылга сыешлы срокны (аның дәвамында кулланучы килешүне үтәүдән баш тартуга һәм товар өчен түләнгән акчаны һәм башка зыяннарны каплауны таләп итүгә хокуклы) билгеләгәндә, товарның яраклылык срогын, сезонлы кулланылышын, куллану үзенчәлекләрен һ.б. исәпкә алырга кирәк.
Шулай итеп, кибет вәкиле клиентның ризалыгыннан башка гына артык товарлар”кыстырып” җибәргәндә, клиент бу әйберләрдән баш тартып, килешүне өзүгә хокуклы.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы