Лаеш шәһәрендә Семрук поселениесен төзү тулы көчкә бара

2018 елның 3 августы, җомга

Лаеш шәһәренең Кама ярында Семрук тарихи поселениесен төзү дәвам итә. Ул Гүзәл Яхина романы буенча “Зөләйха күзләрен ача” сериалын төшерү өчен төзелә. Аны “Россия 1” телекомпаниясе өчен “Русское” кинокомпаниясе төшерәчәк. Даими төстә яңа биналар барлыкка килә. Кирәк булачак 18 бинаның күп өлеше инде әзер. Төзелеш эшләре ахырына озак калмый.

Исегезгә төшерәбез, “Зөләйха” проекты Татарстанда, Лаеш һәм Казан шәһәрләрендә төшереләчәк. Төп рольне Чулпан Хаматова уйный. Сериалны август азагында төшерә башларга планлаштыралар.

 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International