Пенсияләр турындагы яңа закон проекты турында нәрсәләр белү кирәк
Россия Хөкүмәте “Пенсияләр билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы РФ хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән федераль закон проектын хуплады һәм Дәүләт Думасына тапшырды.
Закон проекты пенсия яшен 65 һәм 63 яшь дәрәҗәсендә шул тәртиптә ирләр һәм хатын-кызларга билгеләүне тәкъдим итә. Пенсия яшен үзгәртү әкренләп 2019 елның гыйнварыннан башлау күздә тотыла.
Үзгәрешләр хәзерге пенсионерларга - Россия Пенсия фонды буенча пенсия алучыларга кагылмый. Алар элекке кебек үк үзләренә тиешле пенсия һәм социаль түләүләрне пенсия хокуклары һәм ташламаларына ярашлы төстә алачаклар. Пенсия яшен арттыру эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен елга 1000 сумга күтәрү мөмкинлеге бирәчәк дип планлаштырыла.
Пенсия яше әкренләп өстәлә барачак: озак күчеш чоры күздә тотыла – ирләр өчен 2019 елдан 2028 елгача һәм хатын-кызлар өчен 2019 елдан 2034 елга кадәр. Шулай итеп, ирләр өчен күчеш чоры 10 ел тәшкил итә һәм хатын-кызлар өчен 16 ел. Эшкә сәләтле яшьне арттыру беренче этапта 1959 елда туган ирләргә һәм 1964 елгы хатын-кызларга кагыла. Күрсәтелгән елларда туган гражданнар күчеш нигезләмәләрен күздә тотып пенсиягә 2020 елда – шул тәртиптә 61 яшьтә һәм 56 яшьтә чыгалар. Пенсиягә алдан чыгучы кайбер категория хезмәткәрләр өчен күчеш чорын искә алып пенсия яше түбәндәгеләр өчен арта:
-Ерак Себердә һәм андый районнарга тиңләштерелгән урыннарда эшләү сәбәпле пенсиягә алдан чыгучы хезмәткәрләр. Алар өчен пенсиягә чыгу яшен шул тәртиптә 60 елга (ирләргә) һәм 58 яшькә (хатын-кызлар) күтәрү күздә тотыла.
-Педагоглар, медицина, иҗат хезмәткәрләре. Булачак эшкә сәләтле яшьне арттыру уңаеннан бу гражданнар өчен алдан пенсиягә чыгу яше 8 елга күтәрелә. Пенсиягә чыгуның яңа вакыты махсус стаждан чыгып һәм алдан пенсиягә чыгу хокукы алуга бәйле төстә исәпләнәчәк. Хәзер хезмәткәрләрнең бу категорияләренә махсус стажның 15 елдан 30 елга кадәр булуы шарт, ул категориянең төгәл ташламасына бәйле. Шулай итеп, мондый эшчәннәр махсус стаж туплыйлар һәм алдан пенсиягә чыгу хокукы алалар, ә бу хокукны (“алдан” пенсиягә чыгу билгеләү) 2019 елдан 2034 еллар эчендә тормышка ашырып булачак һәм алга таба эшкә сәләтле яшьне арттыруны һәм күчеш нигезләмәләрен исәпкә алып.
Закон проекты 2020 елның 1 гыйнварыннан дәүләт хезмәткәрләренә пенсия яше адымын күтәрү темпын арттыруны да күздә тота – елга бер ел. Шулай итеп, дәүләт хезмәткәрләре өчен пенсия яше гомуми билгеләнгән яшьне күтәрүнең тәкъдим ителгән темпларына ярашлы төстә үткәрелә.
Закон проекты махсус пенсиягә чыгу яшенә бәйле үзгәрешләрне күздә тота. Иминият пенсиясе алу өчен стажлары җитмәгән яки эшләмәгән гражданнар өчен социаль пенсия хәзер 68 яшьтә (хатын-кызларга) һәм 70 яшьтә (ирләргә) шул тәртиптә билгеләнә. Бу үзгәрешләр дә шулай ук аз-азлап кертеләчәк. Сәламәтлек торышында тайпылышлар булган гражданнарның инвалидлык алу хокукы бар һәм ул уңай хәл ителгәндә инвалидлык буенча социаль пенсия яшькә бәйсез төстә билгеләнә.