4 августта район башлыгы Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллин белән берлектә районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрен йөреп чыкты. Аның барышында алар урып-җыю кампаниясе алдынгыларга бүләкләр тапшырдылар. Мәсәлән, «Нармонка» агрофирмасы” ЧҖҖдән атнаның иң яхшы машина йөртүчесе Радик Хөсәенов, атнаның иң яхшы комбайнчылары «Хәерби» ЧҖҖдән Рафис Вафин һәм «Урта Девятово» ЧҖҖдән Юрий Сарбаев 2018 ел уңышын җыюда намуслы хезмәтләре өчен Рәхмәт һәм акчалата премия алдылар. Михаил Афанасьев һәм Марсель Мотыйгуллин Тетеево авылында Трусеневларның кәҗә фермасында да булдылар. Быел алар хуҗалыкларын үстерү өчен 1,5 миллион сум күләмендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алдылар, аңа яңа ферма салдылар һәм җитештерүне арттыралар. Район башлыгы һәм идарә начальнигы яңа бинаны карадылар һәм фермерлар белән аралаштылар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте